Безнең якташлар
Лашман әбиләре озын гомерле
Өлкәннәр көне үңаеннан район үзәгендә, гадәттәгечә, районыбызның икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар белән орчашу узачак.
Бу көнне кайбер оешмалар, учреждениеләр үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне, бәйрәм табыны әзерләп, кунакка дәшә, күчтәнәчләр өләшә.
Сүз уңаеннан, бүген районда 5950 пенсионер яши, шуларның 4737се картлык буенча пенсия ала. Быел 42 якташыбыз 90 яшьлек,...
Өлкәннәр көне үңаеннан район үзәгендә, гадәттәгечә, районыбызның икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар белән орчашу узачак.
Бу көнне кайбер оешмалар, учреждениеләр үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне, бәйрәм табыны әзерләп, кунакка дәшә, күчтәнәчләр өләшә.
Сүз уңаеннан, бүген районда 5950 пенсионер яши, шуларның 4737се картлык буенча пенсия ала. Быел 42 якташыбыз 90 яшьлек, дүртесе 95 яшьлек юбилейларын билгелиячәкләр.
Райондагы иң өлкән дүрт кешегә быел 98 яшь тула. Лашманда яшәүче районның иң өлкән кешесе Нәхтимә әби Зыятдиновага 98 яшь тулган да инде, ул 1918 елның 4 январенда дөньяга килгән. Чирмешәндә гомер итүче Мөзәянә әби Сабирова яшьтәшеннән нибары биш айга гына яшьрәк, аның туган көне 14 майда. Ульяновкада яшәүче сугыш ветераны Константин Васильевка 5 октябрьдә 98 яшь булачак. Яшьтәшләре арасында иң яшь, әмма район үзәгендә яшәүче бабайлардан иң өлкән кеше - сугыш ветераны Георгий Гришанин да быел, 24 ноябрьдә туган көнен билгелиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев