Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман бакчачысының абрикослары өлгергән дә

Лашманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимов абрикоска хәтле үстерә. Алар өлгергән дә. Бу җимеш агачын - үсентесен Интернет аша заказ биреп, Красноярскидан кайтарттым. Инде икенче ел уңыш бирә. Чиләбедән алынган өч төп абрикос ботаклары да тамыр җибәрде. Аларны, як-якка киңәеп, метр ярым биеклектә генә үсә торганнарны , янә ике урынга...

Лашманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимов абрикоска хәтле үстерә. Алар өлгергән дә.

Бу җимеш агачын - үсентесен Интернет аша заказ биреп, Красноярскидан кайтарттым. Инде икенче ел уңыш бирә. Чиләбедән алынган өч төп абрикос ботаклары да тамыр җибәрде. Аларны, як-якка киңәеп, метр ярым биеклектә генә үсә торганнарны , янә ике урынга төртеп куйдым, - ди ветеран.
Сап-сары, татлы абрикослары, өлгереп, тәмам пешеп, коела да башлаганнар.
1970нче елда Галимовлар бакчасын үз иткән абрикос агачының төп өлеше - кәүсәсе инде метр чамасы киңәйгән. Иң мөһиме - күп уңыш бирә, безнең шартларда да өлгереп җитә. Алай гынамы, Рөстәм абыйның груша агачында алар әллә ничә төрле. Ботакка ботак ялганган урыннар дистәләп. Ботакларны бер-берсенә уентык ясап кертә, бакча сумаласын сөртеп, ябыштырып, пленка белән каплый. Ярашалар үзе.
Быел көз 80 яшен тутырачак Лашман "Мичурины"ның бакчасына керсәң, аннан чыгасы да килми. Әллә ни зур булмаган участокта алма, кура җиләге, карбыз, кавын, слива, суган, кишер, бәрәңге, тагын әллә нәрсәләр үсә.
Теплица эче дә буш түгел. Биредә кыяр, помидор чәчелгән, бер кырыйда лимон агачына урын табылган. Бәләкәй слива куагы аның җимешеннән - төшеннән үсә башлаган.
Озынча, эре булып өлгерүче кура җиләген ул күрше Әмир авылыннан алып кайткан. Өч ел элек. Таралмыйча үсә. Кызылы да, сарысы да бар. Кышка керер алдыннан, Рөстәм абый кура җиләге ботакларын җирдән, нибары егерме сантиметр гына калдырып, кисеп чыга. Куркасы юк, икенче елны алар кабат бик тиз һәм яхшы үсә.
Виноград чыбыкларындагы зур-зур тәлгәшләргә дә күз төшми калмый. Алар 16 төрле, кызылы, яшеле, карасы, сарысы дисеңме, барысына да безнең як климаты килешә.
- Моның кадәр җиләк-җимеш үстерү өчен су да күп кирәктер? - дим тәҗрибәле бакчачыга. Аның җавабы кыска, конкрет булды: - Юк, суны кирәгеннән тыш күп сипмим, су бит кайбер үсентеләрнең котырып үсүенә генә китерә, уңышка артык булышмый.
Галимовлар бакчасында әллә ничә төр чәчәк бар. Кайсы - дәвалау үзенчәлекле, кайсы умарта кортлары өчен файдалы. Алты оя умарта кортлары хуҗалары кебек бик уңганнар, Рөстәм абый инде ике тапкыр бал аертырга өлгергән. Ана кортларны ул Украинадан хәтле кайтарткан. Элегрәк - бишне, соңгы елда тагын шулкадәр. Аның кортлары да тыңлаучан, әрсез, ил аерганнары юк.
Яшелчәләре, җиләк-җимешләре агу-фәлән, ят ашлама күрми диярлек.
Сүз дә юк, рәтләрдә чүп үләннәренә ирек куярга ярамый, алар уңышны киметә, җирнең маен суыра, көчен киметә.
- Бакчада эш бетми, әмма өлгереп була, мин кемнәндер ярдәм көтмим дә, - ди якташыбыз. - Аллага шөкер, кул-аягым исән. Чәчәкләр арасында йөргәч, җаным тыныч. Үстергән нигъмәтләремне кемгәдер биреп җибәрсәм дә сөенем генә.
Рөстәм бабай иртәнге дүрттә үк аяк өстендә. 9 ел элек карчыгы вафат булгач, аңа бакчада да, өйнең башка мәшәкатьләренә дә өлгерергә кирәк. Әле бит дөнья хәбәрләрен дә белеп торасы килә. Дистәгә якын газетада, аларның күпчелеге бакчачыларга атап чыгарылучы басмалар, Рөстәм абый кебекләр өчен киңәш, яңалык күп була. Компьютеры да еш кабына, Интернет аша ул орлык, үсенте сорап әллә кайларга заказ җибәрә, туган-тумача белән аралаша. Ара-тирә кунаклар да килә Лашманның мәшһүр бакчачысына. Әлмәттән, Лениногорскидан бик еш киләләр икән. Күбрәк киңәш сорыйлар, үсентеләр дә алалар. Берни җәл түгел ветеранга. Бакча эше яшьләрне генә кызысындырмый диярлек. Рөстәм абый моны һич аңламый. Бездә дә теләсә нәрсә, хәтта көньякта яки төньякта гына яхшы үсүче җиләк-җимешне дә яраклаштырырга мөмкин. Әгәр дөрес итеп, вакытында карасаң, бакчаңда хәтта коры дигән елларда да барын да уңдыра аласың.
... Рөстәм абый янында озак тормадым, иртәгә шәһәрдән балалары, оныклары кайтасы икән. 80не тутыручы бабай үзенә һәм кунакларга да булыр дип, дистәдән артык бройлер чебеш симертеп, әле генә аларны суеп, үзе үк йолкып та куйган. Вәт Лашман бабае!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман абрикослар Рөстәм Галимов

2
X