Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кәримә әби Мортазина балалары белән горурлана

Югары Чегодайда туган, Түбән Чегодайда гомер иткән, бүген Чирмешәндә яшәүче Кәримә әби Мортазинага 95 яшь тулды. Кәримә Исмәгыйль кызы 1920нче елның 10 мартында җиденче бала булып дөньяга килә. Алты айлык вакытында әнисе үлеп китә. Бераздан әтисе кабат өйләнә. Яшь әни Хәлимә Кәримәне дә үстерә, әле тагын сигез бала да таба....

Югары Чегодайда туган, Түбән Чегодайда гомер иткән, бүген Чирмешәндә яшәүче Кәримә әби Мортазинага 95 яшь тулды.

Кәримә Исмәгыйль кызы 1920нче елның 10 мартында җиденче бала булып дөньяга килә. Алты айлык вакытында әнисе үлеп китә. Бераздан әтисе кабат өйләнә. Яшь әни Хәлимә Кәримәне дә үстерә, әле тагын сигез бала да таба. Бүген инде Кәримә әбинең 14 туганы да вафат.
-Барысы өчен дә дога кылып торам, - ди әби.
Озын тормыш юлы узган якташыбыз өлешенә күп авырлыклар туры килә, дөньяның әчесен - төчесен дә кичерә, әмма аларны искә алырга яратмый ул. Күбрәк балалары турында горурланып сөйли.
-Бар шатлыгым шул - балаларым тәртипле, акыллы булды, - ди әңгәмәдәшем.
Алар ире - Рәхимҗан абый белән нәкъ сугыш башланган - 1941нче елны гаилә коралар, беренче уллары Сәлимҗан әтисе фронтка киткәч туа. Кәримә әбинең тормыш иптәше 1946нчы елны туган ягына кайта. Мортазиннарның тагын өч баласы дөньяга килә.
-Әни бик уңган кеше, ул гел эштә иде, кая кушсалар, шунда барды. Безне ничек булса да аякка бастырырга, дөрес тәрбия бирергә тырышты, - ди әнисен олуг юбилее белән котларга килгән кызы Гөлсирә. -Аллага шөкер, тормышта үз урыныбызны таптык. Гаиләләр корып, без дә балалар үстердек, дүртебез дә югары белем алдык.
95 яшенә карамастан, Кәримә әби йөреп тора, зиһенле, биш вакыт намазын да калдырмый. Көр күңелле булганы күренеп тора, әле бүген сөйләшеп утырганда да, бик урынлы шаяртып та куя. 93 яшенә кадәр авылда яшәгән. Бөтен йорт эшләрен үзе башкарган. Эле балаларының кесә телефоннарына шалтыратып, номерларын исендә тотып, хәлләрен дә белешеп торган.
Бүгенге көндә әби улы Әбүзәр, килене Рәйханә тәрбиясендә картлык кичерә.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да тәбрикләп, Россия Президентының Котлау хатын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды.
-Кәримә апа, 100 яшь тулу юбилееңны да бергәләп үткәрергә язсын, - дип, ул якташыбызга озын гомер теләде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юбиляры 95 яшьлек

2
X