Югары Чегодайда туган, Түбән Чегодайда гомер иткән, бүген Чирмешәндә яшәүче Кәримә әби Мортазинага 95 яшь тулды.
Кәримә Исмәгыйль кызы 1920нче елның 10 мартында җиденче бала булып дөньяга килә. Алты айлык вакытында әнисе үлеп китә. Бераздан әтисе кабат өйләнә. Яшь әни Хәлимә Кәримәне дә үстерә, әле тагын сигез бала да таба....