Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш кызы Гөлназ Гатина "Сәмрух" премиясе белән бүләкләнгән

Кармыш кызы Гөлназ Гатина кабат зур бәйгедә танылган – ул “Ел әйдаманы” буларак “Сәмрух” ел премиясенә лаек булган.

“Пирамида” концертлар залында «Сәмрух-2019» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тапшыру тантанасында җиңүчеләрне сигез төрле номинациядә билгеләгәннәр.

-Мин күп бәйгеләрдә катнашам, ләкин монысы иң авыры булгандыр, - ди Гөлназ.

Ике ел рәттән “Сәләт” аланнарында әйдаман вазыйфасын башкарган якташыбыз инде республикада да танылган шәхес дип була. Ул “Татар кызы - 2017” халыкара бәйгесендә дә җиңүче иде. Гөлназ бүген Казан федераль университетында дүртенче курста белем ала, икътисадчы һөнәрен үзләштерә.

-Җиңүгә ирешер өчен күп сынаулар аша узарга туры килде, - ди якташыбыз. – Дүрт көнгә сузылган бәйге программасы бик тыгыз иде: көненә 4-8 этап узды. Бер көнне, 4 сәгать эчендә, 10 бирем башкарыргатуры килде.

Гөлназ Шәүкәт кызының тырышлыгы бушка булмаган, 60 кеше арасында ул беренче урын иясе. Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Гөлназга Чехиягә юллама да биргәннәр, ул Чехия, Германия һәм Австрия илләрендә булып та кайткан. Быел якташыбыз “Сәләт – Саба” аланына инде әйдаман түгел, ә директор сыйфатында барачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев