Безнең якташлар

Кара Чишмәгә өч солдат кайтты

1 декабрь көнне районнан берьюлы 8 егет армия хезмәтенә китте. Нәкъ шул көнне дүрт райондашыбыз ил алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан. Иң кызыгы - алар дүртесе дә бер көнне киткәннәр, бергә хезмәт иткәннәр, бергә кайтканнар. Һәм тагын, егетләрнең өчесе - Илмир Билалов, Илгизәр Хөснуллин, Динар Шәфыйков - Кара Чишмә авылыннан,...

1 декабрь көнне районнан берьюлы 8 егет армия хезмәтенә китте.

Нәкъ шул көнне дүрт райондашыбыз ил алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан. Иң кызыгы - алар дүртесе дә бер көнне киткәннәр, бергә хезмәт иткәннәр, бергә кайтканнар. Һәм тагын, егетләрнең өчесе - Илмир Билалов, Илгизәр Хөснуллин, Динар Шәфыйков - Кара Чишмә авылыннан, берсе - Рамил Сафин - Түбән Кәминкәдән.
-Хәрби киемдәге дүрт егетнең килеп керүе безнең өчен дә кызык булып китте, ничек туры килгән бит, - диләр ТР хәрби комиссариатының район бүлеге хезмәткәрләре.
Якташлар Архангельск өлкәсендәге Мирный шәһәрендә хезмәт итәләр. 2013 елның 25 ноябрендә өйләреннән чыгып киткән егетләр бер елдан - 30 ноябрьдә исән-имин якыннары белән очрашканнар.
-Рамил белән караватларыбыз да янәшә иде. Калганнар белән дә һәр көнне очрашып тордык. Билгеле, авылдашың, классташың белән хезмәт итү рәхәт, - ди Илмир Билалов. - Армия хезмәте ир-егетне чыныктыра, авырлыклары булса да түзәрлек. Һәр ир кеше ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш дип уйлыйм.
Әйе, дөрестән дә, егетләр чыныгып, җитдиләнеп кайтканнар.
-Хезмәт итү ир кешенең бурычы, ул авырлыкларга түзәргә тиеш. Күпме дуслар таптык, дөнья, "ак төннәр" күреп кайттык, - ди Илгизәр Хөснуллин.
Армиядән кайткан егетләрнең өйдә озак торырга исәпләре юк, шәһәргә китеп эшкә урнашырга һәм читтән торып югары белем алырга ниятләп торалар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Кара Чишмә районный совет Комиссариат Каменка

Нет комментариев