Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино фермеры 7 кешене эшле иткән

Ивашкинодан фермер Геннадий Макаров хуҗалыгында һәр көнне 450 килограмм тирәсе сөт савыла. Аның 100 килограммын бозауларга эчерсәләр, калганын Әлки эшмәкәренә тапшыралар. -Абзарыбызда 49 баш сыер, аларның күпчелеге бозаулады инде, - ди Геннадий Макаров. - Сыерларның баш санын тагын егермегә арттырырга исәп бар. Печәнен, фуражын үзебез үстергәч азык мул, техникабыз да...

Ивашкинодан фермер Геннадий Макаров хуҗалыгында һәр көнне 450 килограмм тирәсе сөт савыла. Аның 100 килограммын бозауларга эчерсәләр, калганын Әлки эшмәкәренә тапшыралар.

-Абзарыбызда 49 баш сыер, аларның күпчелеге бозаулады инде, - ди Геннадий Макаров. - Сыерларның баш санын тагын егермегә арттырырга исәп бар. Печәнен, фуражын үзебез үстергәч азык мул, техникабыз да җитәрлек.
Ивашкино фермерында 7 кеше эшли. Җәй айларында, урып-җыю чорында студентларны да җәлеп итәләр. 49 баш сыерны 2 сыер савучы карый.
Макаров хуҗалыгында язгы кыр эшләре дә ахырына якынлашып килә. Техника, орлык, ягулык, ашлама җитәрлек, һава торышы гына яхшы булсын.
-Мондый хуҗалык тотканда кредитларсыз эшләп булмый, - ди фермер. - Айга 100 мең сумнан артык түләгән чаклар да булды, хәзер азайды инде, өч ссуда гына калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ивашкино авылы. фермеры Макаров