Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Рабига Фатыйхова сыерсыз тора алмый

Югары Кәминкәдән Булат һәм Рабига Фатыйховларның абзарлары бер көн дә малсыз торганы юк.

-Минем яшьтәшләрем сыерларын күптән бетерсәләр дә, мин сөтлебикәсез тора алмыйм, - дип сүз башлады Рабига апа. – Сыерыбыз авырып киткәч, аны бетерергә туры килде. Бер ел сыерсыз тордык, нидер җитми, башка маллар булса да, абзар буш сыман, үземә дә эш калмады. Яратам мин терлекләр карарга. Шуннан соң кодагыйлардан тана бозау алып, аны үстереп, сыер ясадык. Малкаебыз мул сөтле булды, Аллага шөкер, сыер буаз, авыл кешесе өчен бусы да бик мөһим.

Тезмә тулы печәнең, келәт тулы фуражың булганда, мал асрауның бер авырлыгы да юк. Фатыйховлар аларны һәр елны мулдан, иркенләп кыш чыгарлык итеп әзерлиләр.

-Ирем Булат гомере буе авыл хуҗалыгында эшләде, бервакытта да мал азыгына проблема булмады. Эшләгәне өчен дә бирәләр, хезмәт хакы исәбенә сатып та алабыз, - ди хуҗабикә. – Бүген абзарда – сыер, тана, өч үгез, сарыклар. Ике баш сыер тоткан еллар да булды. Тик беркайчан да аппарат белән саумадым, андый сөт ошамый.

Рабига апа сөтне аертып каймак ясый, катык, эремчек, корт сораучылар да бар. Югары Кәминкә авылында сыер асраучы йортлар санаулы гына булгач, сөткә дә ихтыяҗ зур. Алар үзләре дә сөт ризыкларын яраталар, балаларына да өлеш чыгаралар.

-Мин килен булып килгәндә, төп йортта сыер бар иде. Шуннан бирле 34 ел гомер үткән дә. Саулык булганда сыерны бетерергә исәп юк әле, - ди Рабига Фатыйхова. – Сыер бит ул сыйлы итүче.

29 ел мәдәният тармагында эшләгән якташыбызга өйдән төрле вакытта чыгып китәргә туры килә, командировкалары да булгалый, ә сыерны вакытында саварга кирәк. Мондый вакытта аның төп булышчылары – күршеләре.

-Рәхмәт, күршеләрем – Хәсәнә апа Мөхәммәтҗановага һәм Фәридә Нурмиевага: барыр җирем булса, тыныч күңел белән чыгып китәм, - ди якташыбыз.

 

 

Булат Фатыйхов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев