Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Контракт буенча хезмәт иткән Иске Үтәмеш егете әти-әнисе янына ялга кайткан

Ул армиягә чакырылуга контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерә һәм ике елга килешү төзи.

Бу вакыт тиз узган, бүген Данил Куркин әти-әнисе янына, Иске Үтәмешкә ялга кайткан.

- Хәрби хезмәтем узган Хабаровскидан соң, дүрт айга якын Украинада махсус операциядә катнаштым, - ди якташыбыз. – КамАЗ йөрттем. Төрле шәһәрләрдә, торак пунктларда тәртип урнаштырдык.

Данил Юрьевич армиядәге хезмәтеннән канәгать, барын да белеп, күреп кайттым, ди. Аларга банк картасына ай саен төп хезмәт хакы, шуңа өстәмә дә күчергәннәр. Ветеран таныклыгы да бирсәләр, кайбер ташламалар булачак.

Үги әтисе Самат Әсхәт улы, әнисе Ольга Александровна аны өстәл көйләп, шашлык пешереп каршылаганнар. Ике энесе, бер сеңлесе дә абыйларын сагынып өлгергәннәр.

- Аеруча чәк-чәк ошый миңа – яраткан ризыгым шушы, - диде мотоукчы, гвардия ефрейторы. – Кайтуга, аңардан авыз итеп өлгердем.

Данил Куркин әти-әнисенә йорт эшләрендә бераз булышкач, Казан тирәсендәге берәр оешмада эшләргә, “Е” һәм “В” категорияле машина йөртүчегә укырга тели. Сүз уңаеннан, Данилның әти-әнисе авылда яңа йортка күченергә җыеналар, дистәдән күбрәк сыер, үгез, ат асрыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев