Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш егете хезмәттә дә, спортта да үрнәк

Приморьеда мотоукчы булып армия хезмәте үтүче якташыбыз Илсур Рәфыйк улы Моратов - башка иптәшләренә үрнәк солдат. Күптән түгел Илсур зур спорт ярышында - берләшмә беренчелегендә гер күтәрүдә үз үлчәү авырлыгында беренче булган, Грамота белән бүләкләнгән. Бу хакта аның Иске Үтәмештә яшәүче әнисе Гөлнара Сәгыйть кызы Моратовага хәбәр иткәннәр. Дүрт айда...

Приморьеда мотоукчы булып армия хезмәте үтүче якташыбыз Илсур Рәфыйк улы Моратов - башка иптәшләренә үрнәк солдат.

Күптән түгел Илсур зур спорт ярышында - берләшмә беренчелегендә гер күтәрүдә үз үлчәү авырлыгында беренче булган, Грамота белән бүләкләнгән.
Бу хакта аның Иске Үтәмештә яшәүче әнисе Гөлнара Сәгыйть кызы Моратовага хәбәр иткәннәр.
Дүрт айда әтисез калган Илсур менә шулай хөрмәт яулый, кыенлыкларга бирешми. Армиягә киткәнче ул Әлмәттә техникумда укыган.
-Илсур спортны бик ярата, аны гер күтәрергә үзем өйрәттем, - ди үги әтисе Илфат Вәлиуллин.
Гөлнара Моратова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Иске Үтәмеш