Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котыш авылында яшәүче Федора Кудряшовага бүген 102 яшь тулды

Дөрес, Федора Гавриловнаның яшәү буенча теркәлү урыны Түбән Камада, 100 яшьлек юбилеен да шунда билгеләп үткәннәр. Якташыбыз Октябрь революциясенә кадәр, 1916нчы елны Девичья Поляна авылында дөньяга килгән. Сугыштан соң фронтовик Григорий Кудряшовка тормышка чыга. Алар бергә озак яшәмиләр, сугыштан инвалид булып кайткан ире, 1949нчы елны вафат булган. Федора Гавриловна 33...

Дөрес, Федора Гавриловнаның яшәү буенча теркәлү урыны Түбән Камада, 100 яшьлек юбилеен да шунда билгеләп үткәннәр.


Якташыбыз Октябрь революциясенә кадәр, 1916нчы елны Девичья Поляна авылында дөньяга килгән. Сугыштан соң фронтовик Григорий Кудряшовка тормышка чыга. Алар бергә озак яшәмиләр, сугыштан инвалид булып кайткан ире, 1949нчы елны вафат булган. Федора Гавриловна 33 яшендә өч бала белән кала, берүзе аларны аякка бастыра. Гомере буе колхозда эшләгән, 80 яшькә кадәр умарталар асраган.

-Әни - бик уңган кеше. Гомерен эшләп уздырган. Хәзер дә әле, Аллага шөкер, аякта. Әле кан басымын да аппарат белән үзе үлчи, даруны да күпме кирәк шулкадәр каба. Элек татар җырларын тыңларга ярата иде. Соңгы вакытта колаклары начар ишетә шул. Әмма хәтере искиткеч яхшы, элек булганнарны да бер дә онытмый, - ди 71 яшьлек Анастасия Григорьевна. Бүген әнисе аның тәрбиясендә Иске Котышта яши.

Федора Гавриловнаның олы кызы Зинаида Суриковага да инде 80 яшь тулган, ул Ульяновкада яши, ә бер баласы инде гүр иясе.

-Әнинең туган көненә балалар да кайтырга тиеш, - ди Анастасия Григорьевна.- Бүген аның 13 оныгы, 17 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да 6 баласы бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яшәүче бүген 102 яшь тулды Федора Кудряшовага авылында Иске Котыш

2
X