Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадида Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Иске Кадида, хәрби бурычын үтәгәндә Ингушетиядә гомере өзелгән авылдашлары Илсур Җаббаров истәлегенә, мемориаль такта ачылды. Ул Илсур укыган мәктәпнең диварына урнаштырылган. Әлеге истәлек тактасына яшьли һәлак булган авылдашларының рәсеме ясалган, аның турында мәгълүмат һәм аңа багышланган шигырь юллары язылган. Исән булса, Илсурга быел 32 яшь тулыр иде. Ә ул арабыздан...

Иске Кадида, хәрби бурычын үтәгәндә Ингушетиядә гомере өзелгән авылдашлары Илсур Җаббаров истәлегенә, мемориаль такта ачылды. Ул Илсур укыган мәктәпнең диварына урнаштырылган.

Әлеге истәлек тактасына яшьли һәлак булган авылдашларының рәсеме ясалган, аның турында мәгълүмат һәм аңа багышланган шигырь юллары язылган.
Исән булса, Илсурга быел 32 яшь тулыр иде. Ә ул арабыздан киткәндә аңа әле 20дә тулмаган була. 2003 елның чәчәкле май аенда Иске Кади авылына кайгылы хәбәр килә: ел ярым элек үз теләге белән армия хезмәтенә киткән Илсур Төньяк Кавказда һәлак булган.
16 май көнне, Ингушетиядә Илсур дүрт иптәше белән БТРда засадага очрый. Әлеге техникадан сикереп чыккан солдатларны боевиклар урында ук атып үтерәләр.
25 май көнне бөтен авыл халкы Җаббаровлар йортыннан Илсурны соңгы юлга озата. Бүген инде аның әтисе дә, әнисе дә арабызда юк. Авыл халкы Илсур Җаббаров онытмый. Һәр елны 25 май көнне мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары аның каберенә тере чәчәкләр салалар.
Галия Камалова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кади мәктәбе Илсур Жаббаров