Иске Кади мәктәбе тег белән яңалыклар
-
Иске Кадидан Чанышевлар династиясе гасырларны иңли
2016 нчы елда Иске Кади авылы мәктәбенең урта мәктәп итеп үзгәртелүенә илле ел тула. Шушы еллар эчендә бу уку йортын тәмамлап, илебез үсешенә өлешләрен кертеп, авылыбызны данлаучы күренекле шәхесләр байтак. Алар арасында колхозчылар да, завод-фабрика эшчеләре дә, төзүчеләр, инженерлар да, табиб һәм шәфкать туташлары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, фән эшлеклеләре...
-
Иске Кади урта мәктәбенә 50 ел тула

Чемпионга – Иске Кади мәктәбенә 64 мең сумлык телевизор биргәннәр
"IT-чемпион" республика бәйгесендә район мәктәпләре арасында җиңү яулаган өчен алган кыйммәтле бүләкләрен искекадилылар үз китапханәләренә урнаштырмакчы. Балалар шушы смарттелевизор аша интернетка да чыга алачак. Шәп техника! -Бәйгедә икенче тапкыр җиңүебез. Узган елда интерактив такта белән бүләкләнгән идек, - ди Иске Кади мәктәбе директоры Наил Моксинов. - Быел "IT-чемпион" да 60...
-
Иске Кадида Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Иске Кадида, хәрби бурычын үтәгәндә Ингушетиядә гомере өзелгән авылдашлары Илсур Җаббаров истәлегенә, мемориаль такта ачылды. Ул Илсур укыган мәктәпнең диварына урнаштырылган. Әлеге истәлек тактасына яшьли һәлак булган авылдашларының рәсеме ясалган, аның турында мәгълүмат һәм аңа багышланган шигырь юллары язылган. Исән булса, Илсурга быел 32 яшь тулыр иде. Ә ул арабыздан...
-
Иске Кадида яхшы укыйлар
Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре билгеле. Рус әдәбиятыннан (11) һәм географиядән (4) 25 майда имтихан тапшырган укучыларның барысы да яхшы баллар туплаган. Иске Кади мәктәбе укучысы Илназ Камалов географиядән районда иң зур балл (69) җыйган. Рус әдәбиятыннан да иң яхшы күрсәткеч Иске Кадида - Камилә Мотыйгулинаның эшенә 59 балл куйганнар....