Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади мәктәбе укучысы “Гарри Поттер“ны инглизчә укый

Иске Кади мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Нуретдиновага иншалар язу берни тормый икән. "Тик менә шигырьләрне авыррак ятлыйм, истә калмый",- ди ул. Буш вакытында китаплар укырга хирыс авыл кызы фотога төшерү белән дә мавыга әле. Айсылу ничек өлгерә генә диген, гел бишлегә укый. Дөрес, математикасы бераз гына "аксый" төшә-төшүен. Күрәмсең,...

Иске Кади мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Нуретдиновага иншалар язу берни тормый икән. "Тик менә шигырьләрне авыррак ятлыйм, истә калмый",- ди ул. Буш вакытында китаплар укырга хирыс авыл кызы фотога төшерү белән дә мавыга әле.

Айсылу ничек өлгерә генә диген, гел бишлегә укый. Дөрес, математикасы бераз гына "аксый" төшә-төшүен. Күрәмсең, сәләте күбрәк гуманитар фәннәр юнәлешендә. Әнә инглиз телен ничек яхшы өйрәнгән: балалар арасында популяр "Гарри Поттер"ны шул телдә укый икән. Рус телен дә ярата, алдынгы укучы аны фикерне белдерергә искиткеч бай дип саный. Татар әдәбиятыннан ул Тукай шигырьләрен, Гаяз Исхакый иҗатын яхшы белә, ә замана әдипләреннән Зифа Кадырова иҗаты белән кызыксына.
Айсылу Нуретдинованың "Сәләт" татар яшьләре оешмасының "Фәнсар" проектында шөгыльләнүче балалар арасында дуслары күп. Иске Кади кызы сәләтле балалар өчен эшләүче әлеге уку-укыту мәктәбендә дә читтән торып белемнәрен ныгыта. Яз, көз берәр атнага шунда сессияләргә бара икән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кади мәктәп укучысы