Мәктәп укучысы тег белән яңалыклар
-
Мәктәп линейкасы барган вакытта укучы үлгән
Фаҗига Яшел Үзән районының Норлат авылында булган. Мәктәп линейкасы барган вакытта 14 яшьлек укучы бала аңын югалтып егыла. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре һәм мәктәп фельдшеры булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, укучының гомерен саклап кала алмыйлар. Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан судмедэкспертиза үткәрү билгеләнгән. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләрен ачыклау...
-
Иске Элмәледә БДИ нәтиҗәләре районда иң яхшылардан
Узган уку елында Яңа Элмәле урта гомумбелем мәктәбен дүрт укучы тәмамлаган һәм барысы да югары уку йортына укырга кергән. Аларның икесе - укытучы, икесе нефтьче һөнәрен сайлаган. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, гомумән, 2015-2016нчы уку елы күрсәткечләре буенча әлеге мәктәп районда иң яхшы дип табылды. Рус теленнән яңаэлмәлеләр аеруча яхшы нәтиҗәләр...
-
Мәктәпләрдә җиңүчеләр Чирмешәнгә киләчәк
Районда инде сигезенче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе үткәрергә җыеналар. Катнашучылар - чуваш, рус, әрмән, әзербайҗан һәм башка милләт балалары башта мәктәпләрдә ярышып, аларда иң югары бәя алучылар Чирмешәнгә чакырылачак. Бәйгедә укытучылар да татарча белемнәрен сыный ала. Татар балалары арасында җиңүчеләр мәктәпләрдә үк ачыкланачак. 17 мартта үтәчәк чираттагы бу бәйге...
-
Иске Кади мәктәбе укучысы “Гарри Поттер“ны инглизчә укый
Иске Кади мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Нуретдиновага иншалар язу берни тормый икән. "Тик менә шигырьләрне авыррак ятлыйм, истә калмый",- ди ул. Буш вакытында китаплар укырга хирыс авыл кызы фотога төшерү белән дә мавыга әле. Айсылу ничек өлгерә генә диген, гел бишлегә укый. Дөрес, математикасы бераз гына "аксый" төшә-төшүен. Күрәмсең,...