Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади кызы – Россия чемпионы

“Айсылу Нурутдинова - чемпионка России по ресторанному сервису" дигән сүзләрне ишеткәч, җилкәмә Татарстан флагын салып, пьедесталга йөгереп менгәнемне беркайчан да онытасым юк”,- дип безнең белән дә шатлыгын уртаклашты World Skills бәйгесендә җиңүгә ирешкән якташыбыз.

Белүемчә, Айсылу Дамир кызы яхшы укый, инглиз телен өйрәнә. “Сәләт” хәрәкәте активисты. Иске Кади авылы кызының ил күләмендә үк чемпион була алуына ихластан шатландык. Ни кызганыч, баласының бу уңышлары сөенечен әнисе генә татый алмады, ул берничә ел элек яман чирдән дөнья куйган. Өстәвенә әле былтыр гына Казандагы юл фаҗигасе аны абыйсыз - Айбулатсыз калдырды. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Айсылу югалмаган, төшенкелеккә бирелмәгән. Үзендә бәйгеләргә әзерләнерлек көч тапкан. Аның белән сөйләшеп тә алдык.

-Айсылу, үзең турында берничә сүз.
- Миңа 20 яшь, хәзер Казан сәүдә-икътисад техникумының 3нче курсына барам. Гомумтуклану өлкәсенең менеджеры булачакмын.

-World Skills хәрәкәтенә ничек кереп киттең?
-World Skills яки "молодые профессионалы" - яшь профессионаллар чемпионаты. Бу - эш профессияләре буенча ярыш, дөнья күләмендә оештырыла һәм бик дәрәҗәле санала. Үзем бу хәрәкәткә 2016 елда килеп кушылдым. Шул ике ел эш дәверендә иң зур казанышым - Россиядә иң яхшы профессионал исеменә лаек булу.

-Россия чемпионатының финалы Южно-Сахалинскида узды бит?
-Әйе, 8-12 август көннәрендә бу шәһәрдәге World Skills Russia финалына Россиянең барлык төбәкләреннән яшь профессионаллар җыелды. Дүрт көн дәвамында яшь егетләр-кызлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Авыр, ләкин шул ук вакытта бик эмоциональ һәм истә калырлык ярыш булды бу.

Анда нишләдең инде, Айсылу?

-Минем юнәлеш - ресторан сервисы, ул дүрт төрле юнәлешне үз эченә ала: официант, бармен, бариста һәм сомелье эшләре. Коктейль, кофе ясап күрсәттем. Төрле алкоголь эчемлекләрне исеннән аеру буенча тикшерделәр. Өстәл сервировкалау - шулай ук зур сынау: анда эшне сантиметрлар хәл итә, бар да симметрияле булырга тиеш, мәктәптә укыган геометрияләр шунда да кирәкте.

-Димәк, нык әзерләнгәнсез?
-Бик кырыс шартларда. Ялсыз, көн саен иртәдән кичкә хәтле һәрбер биремне кат-кат кабатлап.

-Рус халкында “Один в поле - не воин”, диләр.
- Әлбәттә, минем уку йортым, директор, укытучылар һәм тренерларым нинди ярдәм сорасам да – бар яктан да булыштылар. Аларга бик зур рәхмәт. Шулай ук республика да гел ярдәм итеп торды. Әмма иң зур ярдәм - ул минем гаиләм һәм Иске Кади урта мәктәбем булды. Шунда яхшы тәрбия, яхшы белем алганга күрә генә әлеге нәтиҗәгә ирешә алдым дип уйлыйм?

-Чемпион булу рәхәттер?!
World Skills - спорт олимпиадасы кебек, шундый ук ярыш, атмосфера, эмоцияләр. Көньяк Сахалинда булган чакта барлык хисләрне дә кичерергә туры килде. Әйтәм бит, чемпион булгач, җилкәмә Татарстан флагын салып, пьедесталга йөгереп менгәнемне беркайчан да онытасым юк.

-Баналь сорау, шулай да, уңышларга омтылучы яшьләргә, якташларга киңәшләрең?
-"Хыял - тырышлык сорый" дигән сүзләрне истә тотып, бары тик алга барырга! Барысы да кешенең үзеннән тора һәм һәр кеше үзе өчен үзе тырышырга тиеш.

Айсылу Нурутдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев