Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хәсәнә Мөхәммәтҗанова:«Кешенең кадере юк»

Югары Кәминкәдә яшәүче хезмәт ветераны Хәсәнә апа Мөхәммәтҗановага иртәгә 60 яшь тула. Сигезенче классны тәмамлагач, ул 15 яшендә фермага урнаша һәм 43 ел биредә терлекче булып эшли. Сүз - юбилярга. Әле хәзер дә иртән, үземнең сыерны саварга чыккач, фермадан сыерлар тавышы ишетелмиме, дип тыңлап торам. Ишетелсә, димәк, анда да савым...

Югары Кәминкәдә яшәүче хезмәт ветераны Хәсәнә апа Мөхәммәтҗановага иртәгә 60 яшь тула. Сигезенче классны тәмамлагач, ул 15 яшендә фермага урнаша һәм 43 ел биредә терлекче булып эшли. Сүз - юбилярга.


Әле хәзер дә иртән, үземнең сыерны саварга чыккач, фермадан сыерлар тавышы ишетелмиме, дип тыңлап торам. Ишетелсә, димәк, анда да савым башланган икән, дим.

Без бит элек сыерларны кул белән, көненә өчәр тапкыр сава идек.

Аппарат белән сава башлагач, билгеле, эш җиңеләйде. Шулай да караңгыдан китә, караңгы төшкәч кайта идек.

Авыр булуга карамастан, эшләргә теләк бар иде. Кызык та иде. Хезмәт кешесенең хөрмәте булды. Ай саен - эш хакы, ун көн саен премия бирделәр. 20 ел эшләгәч, колхоз ярдәме белән "финский" йорт алып күтәрдек. Бер елны, һич онытмыйм, колхоздан Кырымга шифаханәгә юллама бирделәр, ял итеп кайттым.

Тырыш хезмәтем өчен, җитәкчеләргә рәхмәт, бик күп дипломнар, грамоталар белән бүләкләделәр.

90нчы елларга кадәр колхозда тормыш гөрләп торды. Бигрәк тә урак вакытында эш кызу булды. Без кич фермадан сыер савып кайтып, төнге сменага ындыр табагына эшкә йөгерә идек. Иртән иртүк фермага ашыктык. Ул чакта халык та бер зарланмыйча эшләде. Әле бит чөгендер дә эшкәртергә туры килде. Балалар да яшьли эшкә өйрәнеп үстеләр. Олы кызым Ләйләне алты яшеннән үзем белән фермага ияртеп йөри башладым. Үзебез дә, ирем Шамил белән, гомер буе сыер асрадык, әле хәзер дә маллар күп. Абзарда сыер булмаса, йортның яме юк кебек.

Кызганыч, бүген хуҗалыклар авыр хәлдә. Моңа йөрәк әрни. Авылда эшләрлек кеше дә бар кебек үзе. Шунысы начар, кешенең кадере юк. Акчасын бирсәләр, фермада да, башка урында да эшләргә кеше табылыр иде, минемчә.

Хәсәнә Мөхәммәтҗанова.
Югары Кәминкә авылы.

Редакциядән.
Хәсәнә апаны юбилее белән тәбрик итәбез, саулык, бәхет телибез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә хезмәт ветераны Хәсәнә апа Мөхәммәтҗанова