Хәсәнә Мөхәммәтҗанова:«Кешенең кадере юк»
Югары Кәминкәдә яшәүче хезмәт ветераны Хәсәнә апа Мөхәммәтҗановага иртәгә 60 яшь тула. Сигезенче классны тәмамлагач, ул 15 яшендә фермага урнаша һәм 43 ел биредә терлекче булып эшли. Сүз - юбилярга.
Әле хәзер дә иртән, үземнең сыерны саварга чыккач, фермадан сыерлар тавышы ишетелмиме, дип тыңлап торам. Ишетелсә, димәк, анда да савым...