Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хөрмәтле остаз

ЭЭМ ветераны, хезмәттәшебез Галимҗан Максум улы Закиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Г.Закиров 30 елдан артык эчке эшләр органнарында хезмәт итте. Әйтергә генә ансат, ә бит бу чорда аңа күпме авырлык күрергә, куркыныч хәлләр кичерергә туры килгән. Галимҗан Максум улы җинаятьләр ача, район халкына тынычлыкта яшәргә, эшләргә комачаулаучы хулиганнарга, эчкечеләргә,...

ЭЭМ ветераны, хезмәттәшебез Галимҗан Максум улы Закиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Г.Закиров 30 елдан артык эчке эшләр органнарында хезмәт итте. Әйтергә генә ансат, ә бит бу чорда аңа күпме авырлык күрергә, куркыныч хәлләр кичерергә туры килгән. Галимҗан Максум улы җинаятьләр ача, район халкына тынычлыкта яшәргә, эшләргә комачаулаучы хулиганнарга, эчкечеләргә, гомумән, җәмәгатьчелек тәртибен бозучыларга каршы көрәшә. Ул ачкан җинаятьләр саны йөзләп исәпләнә. Шул ук вакытта аңа күп мәртәбәләр җинаятьчеләрнең хәйләкәр адымнарын чишәргә, версия төзеп, аны дәлилләргә, гаеплеләрне фаш итәргә туры килә. Бу эшләрне башкарганда закон кысаларыннан да чыгарга ярамый бит әле. Әлбәттә инде, шундый катлаулы мәсьәләләрне чишү югары һөнәрилек сыйфатлары таләп итә.

ЭЭБдә хезмәт итү елларында Г.Закиров хезмәттәшләре алдында гына түгел, район халкы арасында да зур абруй яулый. Ул үзенең хезмәт бурычларын намус белән, җиренә җиткереп үти, хезмәттәшләренә һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә игътибарлы, ихтирамлы була. Үз эше күп булса да, ул барысына да киңәшләре һәм эше белән ярдәм итә. Дистәләгән яшь хезмәткәр аның "мәктәбен үтә", шулай алар чын һөнәри булуга ирешәләр.

ЭЭМда озак еллар хезмәт итү дәверендә Галимҗан Максум улы "Мактауга лаек хезмәте өчен" медаленың өч дәрәҗәсе, "Милиция отличнигы" күкрәк билгесе, Татарстан ЭЭМның Мактау грамотасы, шулай ук Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Г.Закиров бүген дә актив тормыш алып бара, оныкларын тәрбияләүдә катнаша, ЭЭБ белән элемтәләрен югалтмый.

Юбилярны тәбрик итеп аңа нык саулык, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез.

Марина Яковлева,
Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хезмәттәшебез Галимҗан Максум улы Закиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.