Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хәрби командировкадан – бүләкләр белән

"Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тагын бер хезмәттәшләрен исән-имин хәрби командировкадан каршы алдылар. Полиция капитаны Сергей Баляев февраль аенда, Татарстаннан 130 полиция хезмәткәре белән, Чечен республикасына командировкага киткән иде. Ай ярымнан соң аларны Дагыстанга, Унцукуль районының Шамилькала поселогына күчерәләр. Биредә алар палаткаларда яшәп җәмәгать тәртибен саклыйлар, җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау белән...

"Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тагын бер хезмәттәшләрен исән-имин хәрби командировкадан каршы алдылар.


Полиция капитаны Сергей Баляев февраль аенда, Татарстаннан 130 полиция хезмәткәре белән, Чечен республикасына командировкага киткән иде. Ай ярымнан соң аларны Дагыстанга, Унцукуль районының Шамилькала поселогына күчерәләр. Биредә алар палаткаларда яшәп җәмәгать тәртибен саклыйлар, җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау белән шөгыльләнәләр. С.Баляев, мондагы кебек үк, бүлектә дежур вазифаларын башкара.

Якташыбыз яхшы хезмәте, активлыгы, үрнәк тәртибе өчен медальләр, Мактау грамотасы, күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

- Безне Түбән Новгородтан килгән отряд алмаштырды. Шөкер, гадәттән тыш хәлләргә юлыкмыйча исән-сау кайттык, - ди Сергей. - Дагыстанның табигате матур, көндез дә, төнлә дә кызу, тик туган як, гаилә, туганнар сагындыра.

Чираттагы киңәшмәдә "Чирмешән" муниципаль- ара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев С.Баляевны яхшы хезмәте, исән-имин кайтуы белән котлады, киләчәктә дә уңышлар теләде. Хезмәттәшләре дә аңа котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр.

Якташыбыз әлегә ялда, аннан соң кабат үз эшенә керешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Хәрби командировка