Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Гомер бәйрәме

Бәркәтә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсхүт Сатдаров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне үз аягыңда йөреп каршылау - зур бәхет. Якташыбыз юбилеен ялгызы гына каршылады. Карчыгы Сәлимә әбинең вафатына да 10 ел вакыт узып киткән. Сатдаровлар өч бала - ике кыз бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар...

Бәркәтә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсхүт Сатдаров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне үз аягыңда йөреп каршылау - зур бәхет.

Якташыбыз юбилеен ялгызы гына каршылады. Карчыгы Сәлимә әбинең вафатына да 10 ел вакыт узып киткән. Сатдаровлар өч бала - ике кыз бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да үз гаиләләре белән читтә яши. Төп йортка еш кайталар, әтиләренә булышып торалар.
- 1942 елда, 19 яшемдә сугышка киттем. Яу кырында ятып калган иптәшләрем әле дә хәтеремдә, күз алдыннан китми, - ди Мәсхүт бабай. - 5 ел гомерем сугышта үтте.
Сугыш михнәтләре, күп авырлыклар күргән ветеранга бүгенге матур тормышта яшәү дә насыйп булган. Гомере буе колхозда эшләгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына торак шартларын яхшыртуга бирелүче субсиядән дә файдаланган якташыбыз.
Ветеранны бу олы юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсхүт Сатдаров 90 яшьлек юбилее