Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әдһәм абый оста баянчы да иде

Озак авырып яткан якташыбыз Әдһәм Ризатдин улы Шараповны күптән түгел соңгы юлга озаттык. Аңа 78 яшь иде. Бәркәтә авылында ишле гаиләдә туып-үсеп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган менә дигән белгеч иде Әдһәм абый. Ул гомере буе хезмәтен, агрономлык эшен яратып башкарды. Заманында районда гөрләп үскән иген басуларында аның да өлеше зур...

Озак авырып яткан якташыбыз Әдһәм Ризатдин улы Шараповны күптән түгел соңгы юлга озаттык. Аңа 78 яшь иде.

Бәркәтә авылында ишле гаиләдә туып-үсеп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган менә дигән белгеч иде Әдһәм абый. Ул гомере буе хезмәтен, агрономлык эшен яратып башкарды. Заманында районда гөрләп үскән иген басуларында аның да өлеше зур булды.
Әдһәм абый, хатыны Фәридә апа белән ике кыз үстерделәр. Хәтердә, элегрәк, район үзешчәннәре концертларында әлеге гаилә сәхнәләргә дә еш чыкты. Фәридә апа матур итеп башкорт биюен башкарса, ире аңа баянда уйнап тора иде.
Миңа Әдһәм Ризатдин улы белән орлыкчылык инспекциясендә шактый еллар бергә эшләргә туры килде. Оста белгеч без - яшьләрне дә, хезмәтне яратырга өйрәтте.
Тагын бер остазыбыз белән хушлаштык. Әлеге язмамда Әдһәм абыйны һәм элегрәк арабыздан киткән авыл хуҗалыгы белгечләрен: Азат абый Талиповны, Сәүбан Мотаһировларны да зур хөрмәт белән искә алам. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын.
Рәмзия Гыйниятуллина.
Чирмешән.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Әдһәм Шарапов гармун