Әдһәм абый оста баянчы да иде
Озак авырып яткан якташыбыз Әдһәм Ризатдин улы Шараповны күптән түгел соңгы юлга озаттык. Аңа 78 яшь иде.
Бәркәтә авылында ишле гаиләдә туып-үсеп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган менә дигән белгеч иде Әдһәм абый. Ул гомере буе хезмәтен, агрономлык эшен яратып башкарды. Заманында районда гөрләп үскән иген басуларында аның да өлеше зур...