Татарстан Президенты тег белән яңалыклар
-
Чирмешәннән Минхәеровлар Татарстан Президенты белән очрашкан
Чирмешәндә яшәүче Фәрһад һәм Әнисә Минхәеровлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны үткәргән республиканың үрнәк гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантанада катнаштылар. Казан Кремлендәге бу чарага республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 52 гаилә чакырылган иде. Аларның һәрберсе, шул исәптән Минхәеровлар да, үрнәк булып торырлык. Фәрһад Морадыйм улы күп елларын авыл...
-
Татарстан Президенты республикада православие динен тотучыларны Раштуа белән тәбрик итте
"Яңа башланган ел да игелекле гамәлләргә бай булыр, һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә өлеш кертер дип ышанам", - диелә мөрәҗәгатьтә. (Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда православие динен тотучыларга Раштуа бәйрәме уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!...
-
Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә...
-
Президент республика халкына рәхмәтен җиткерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган депутатлар сайлауда катнашканы өчен республика халкына рәхмәтен белдерде. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикабызны хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
-
Иске Үтәмеш егете Президент белән очрашкан
Күптән түгел безнең районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровский белән аралашырга да вакыт тапты. Чирмешәндә ачылган мәдәни үзәкне карап йөргәндә республика җитәкчесе төз гәүдәле, хәрби формадагы егеткә игътибар итеп, аны үзе янына дәшеп ала. -Әлбәттә, бу минем өчен...
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...