Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр республика бүләкләренә лаек булдылар

Муниципаль район Советының чираттагы утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин районыбызның берничә хезмәт алдынгысына: Фатыйхов Булат Гайсә улына - "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы"; Кузнецов Геннадий Гавриловичка - "ТРның атказанган терлекчесе"; Макаров Николай Степановичка - "ТРның атказанган урман белгече" дигән мактаулы исемнәр бирелүе хакында таныклыклар тапшырды. Казаннан килгән кунак,...

Муниципаль район Советының чираттагы утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин районыбызның берничә хезмәт алдынгысына: Фатыйхов Булат Гайсә улына - "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы"; Кузнецов Геннадий Гавриловичка - "ТРның атказанган терлекчесе"; Макаров Николай Степановичка - "ТРның атказанган урман белгече" дигән мактаулы исемнәр бирелүе хакында таныклыклар тапшырды.

Казаннан килгән кунак, Чирмешән автотранспорт предприятиесе генераль директоры Хәлимов Илдус Ильяс улын күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкны транспорт белән тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, ә Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Мингулов Рәфис Садыйр улын һәм муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Сафина Флера Әкъдәс кызын, җирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр лаек булдылар республика бүләкләренә