Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Лидия Зайковага бүләкләр китерделәр

Чирмешәндә гомер итүче Лидия Зайкованың Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча бирелгән фатиры шушы көннәрдә кунаклар белән тулды. Юкка түгел, Лидия Федоровнага 90 яшь булды. Мордва Афонькәсе кызы Лидиянең яшүсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 13-14 яшьлек кыз колхозда эшли,...

Чирмешәндә гомер итүче Лидия Зайкованың Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча бирелгән фатиры шушы көннәрдә кунаклар белән тулды. Юкка түгел, Лидия Федоровнага 90 яшь булды.

Мордва Афонькәсе кызы Лидиянең яшүсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 13-14 яшьлек кыз колхозда эшли, ат җигеп җир дә сукалый, урман кисәргә дә туры килә.

-Соңрак Горькийга торф чыгарырга җибәрделәр. Аннан кайткач Чирмешәндә колхозда эшли башладым, булачак ирем Михаил белән дә шунда таныштык, - дип ул елларны искә ала юбиляр. - Безгә аның белән озак яшәргә генә насыйп итмәде, ул туберкулез белән авырый иде, 1973 елда үлеп китте. Балаларыбыз да булмады.

Лидия Федровна изге күңелле кеше, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Ул торакка мохтаҗларны йортына фатирга кертә, шуңа да аның танышлары бик күп. Инде ике ел социаль хезмәткәр Вера Тарасова аңа өй эшләрендә булыша.

Лидия Зайкованы юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тәбрикләүләр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Лидия Зайкова бүләкләр китерделәр