Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә ул шундый бердәнбер укытучы

Заманында районның тугыз мәктәбендә мөгаллимлек иткән Оркыя Галиевага 90 яшь тулды. Зиһенле ветеран укытучы котларга килүчеләргә чәй табыны көйләп, кунакларны үзе язган шигырьләре белән дә "сыйлады". Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән "РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы" дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелә. Түбән Чегодай авылында...

Заманында районның тугыз мәктәбендә мөгаллимлек иткән Оркыя Галиевага 90 яшь тулды. Зиһенле ветеран укытучы котларга килүчеләргә чәй табыны көйләп, кунакларны үзе язган шигырьләре белән дә "сыйлады".


Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән "РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы" дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелә. Түбән Чегодай авылында туган Оркыя Галиева озак еллар татар теле фәнен укыткан.

Җитәкчелек исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева тәбрикләделәр. Алар Оркыя әбигә Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләү открыткаларын, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Үзен шулай зурлап килүләренә бик сөенде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы Оркыя Галиева Юбилейлар