Чирмешәндә ул шундый бердәнбер укытучы
Заманында районның тугыз мәктәбендә мөгаллимлек иткән Оркыя Галиевага 90 яшь тулды. Зиһенле ветеран укытучы котларга килүчеләргә чәй табыны көйләп, кунакларны үзе язган шигырьләре белән дә "сыйлады".
Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән "РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы" дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелә. Түбән Чегодай авылында...