Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә милиция майоры Мирсәет Кәбировны искә алдылар

Алты ел элек кораллы җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировка багышлап 2нче Чирмешән урта мәктәбендә"Хәтер көне" үткәрелде. Бу көнне мәктәпкә Мирсәет Сәяф улының хатыны Тәкъзимә Муса кызы, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре килде. Укучыларга 2009 елның 23 декабрендә булган вакыйгалар турында кораллы җинаятьчене тоткарлауда катнашкан полиция подполковнигы Самат Хәйруллин һәм...

Алты ел элек кораллы җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировка багышлап 2нче Чирмешән урта мәктәбендә"Хәтер көне" үткәрелде.

Бу көнне мәктәпкә Мирсәет Сәяф улының хатыны Тәкъзимә Муса кызы, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре килде.
Укучыларга 2009 елның 23 декабрендә булган вакыйгалар турында кораллы җинаятьчене тоткарлауда катнашкан полиция подполковнигы Самат Хәйруллин һәм отставкадагы милиция майоры Николай Прокопьевлар сөйләде. "Хәтер көнендә" Мирсәет Кәбировның стажердан алып милиция майорына кадәр тормышы һәм хезмәте турында видеопрезентация дә күрсәтелде.
-Мондый чаралар зур тәрбияви әһәмияткә ия,- ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Дияз Мисбахов.- Полиция хезмәткәрләре укучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр, ә балалар якташыбыз Мирсәет Кәбировның батырлыгын һәрвакыт истә тотарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мирсәет Кәбиров Чирмешән авылы Милиция майоры