Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә "Ак калфак" бүлекчәсе эшен активлаштыра

Районынын "Ак калфак" татар хатын -кызлар оешмасы бүлекчәсенең яңа елда беренче утырышына Туган як тарихы музеенда җыелулары очраклы түгел, "Вакыт җитте...сандыкларны ачарга" дигән тема астында узган очрашуда якташларыбыз, нигездә, гореф-гадәтләрне торгызу, туган телне саклап калу турында сөйләштеләр. Күпчелек татар авылларында "Ак калфак" оешмасының бүлекчәләре актив эшли, төрле чаралар үткәрәләр, район,...

Районынын "Ак калфак" татар хатын -кызлар оешмасы бүлекчәсенең яңа елда беренче утырышына Туган як тарихы музеенда җыелулары очраклы түгел, "Вакыт җитте...сандыкларны ачарга" дигән тема астында узган очрашуда якташларыбыз, нигездә, гореф-гадәтләрне торгызу, туган телне саклап калу турында сөйләштеләр.


Күпчелек татар авылларында "Ак калфак" оешмасының бүлекчәләре актив эшли, төрле чаралар үткәрәләр, район, авыллар тормышында катнашалар. Ләкин бөтенесе алай мактана алмый, кайберәүләргә бу юнәлештә эшне җанландырып җибәрергә кирәк, диелде утырышта.

Район бүлекчәсе вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышларында да гел катнашалар, башка районнарга, төбәкләргә барып тәҗрибә уртаклашалар.

Очрашуда чыгыш ясап, Фирдәүс Галиева туган телне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшне активлаштырырга киңәш итте.

Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин да бу мәсьәләгә игътибарны артырырга чакырды.

-Телләр турындагы закон үтәлергә тиеш, -диде үз чыгышында Шәүкәт Фәтыйх улы.- Район үзәгендә, авылларда кайбер оешма, учреждение исемнәре бер телдә генә язылган. Элмә такталары матур һәм дөрес итеп ике дәүләт телендә язылган булырга тиеш. Законны үтәмәүчеләргә карата штрафлар да каралган.

Аккалфаклылар яңа елга яңа бурычлар да билгеләделәр, планнар төзеделәр.

-Быел да милли тәрбия бирүгә аерым басым ясалырга тиеш, -ди "Ак калфак"ның район бүлеге рәисе Гөлгенә Харисова. - Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары белән балаларны күбрәк таныштырырга кирәк. Авылларда тематик чаралар уздырырга планлаштырдык. Чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар бәйгесе дә игълан иттек. Ул майга кадәр барачак, аңа район Сабан туенда йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Әлеге бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ак калфак активлаштыра бүлекчәсе эшен