Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Әккәрәй ветеранына 90 яшь тулды

Әккәрәй авылында яшәүче Анастасия Сипатровага 90 яшь тулды. Ульяновкада туып үскән Анастасия Романовна 1958нче елны Әккәрәйгә Михаил Сипатровка тормышка чыга. Кызганычка каршы, алар бергә озак яши алмыйлар, 1969нче елны Михаил Федорович вафат була. Анастасия Романовна дүрт бала-дүрт малае белән үзе генә кала. Үз гомерен ул аларга багышлый, аларны берүзе аларны...

Әккәрәй авылында яшәүче Анастасия Сипатровага 90 яшь тулды.

Ульяновкада туып үскән Анастасия Романовна 1958нче елны Әккәрәйгә Михаил Сипатровка тормышка чыга. Кызганычка каршы, алар бергә озак яши алмыйлар, 1969нче елны Михаил Федорович вафат була. Анастасия Романовна дүрт бала-дүрт малае белән үзе генә кала. Үз гомерен ул аларга багышлый, аларны берүзе аларны аякка бастыра.

-Безнең әни искиткеч мәрхәмәтле, ачык йөзле кеше. Гомере буе кешеләргә ярдәм итәргә тырышты, бүген дә аңардан фатиха сорап килүчеләр бар. Без дә, балалары, 10 оныгы, 10 оныкчыгы аның янына ешрак кайтырга тырышабыз, -диләр әниләренең, әбиләренең юбилеена җыелган балалары.

Юбиляр якташыбызны котлап, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәй Чирмешән районының ветеранына 90 яшь тулды