Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хәбәрләре

Киләсе атнада, 24 сентябрьдә район мәдәният йортында иман кичәсе үткәрелә. Монда үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән килгән дин әһелләре чыгыш ясаячак. Кичә 18 сәгатьтә башлана. Чирмешән мәчетенең янкормасына пластик тәрәзәләр һәм тышкы ишек урнаштырылды. 13 тәрәзә һәм ишек 100 мең сумга төшкән. Район үзәгенең иң зур...

Киләсе атнада, 24 сентябрьдә район мәдәният йортында иман кичәсе үткәрелә. Монда үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән килгән дин әһелләре чыгыш ясаячак. Кичә 18 сәгатьтә башлана.

Чирмешән мәчетенең янкормасына пластик тәрәзәләр һәм тышкы ишек урнаштырылды. 13 тәрәзә һәм ишек 100 мең сумга төшкән.

Район үзәгенең иң зур мәктәбендә - Чирмешән лицеенда яңа уку елында 367 укучы белем ала. Беренче классларда (алар икәү) 28 бала укый.

Якташлары - Әхтәм Галиев һәм Искәндәр Гарифуллин ярдәме белән, Югары Кәминкәдә зират тирәсен тимер койма белән тоталар. 437 метр арада агач рәшәткәләр тимерлегә әйләнә. Зират янында юлны да рәтлиләр.
Югары Кәминкә чишмәсендә төзүчеләр эшли. Монда агач үсентеләре утыртканнар, инде елга ягыннан тимер челтәр куялар, рәсемнәрне-язуларны яңарталар. Бу эштә нефтьчеләр булыша.
Быел Шешминка, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькәсе авылларындагы райпо кибетләрендә агымдагы ремонт үткәрелгән.
Якын арада Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә кибетләрендә дә ремонт булачак, аларда яңа газ мичләре дә урнаштырачаклар.
Чирмешәнгә Казан ягыннан алып керүче олы юл янәшәсендә, бер километр чамасы арада, егермедән артык багана утырттылар. Аларга яктырткычлар куела.
Түбән Кармалка мәктәбе укучысы Дмитрий Стукалин һәм Ивашкино мәктәбе укучысы Станислав Никонов сертификатларга һәм призларга лаек булганнар. Аларга бу бүләкләр Казанда узган "Машина төзелеше. Металлл эшкәртү. Казан" исемле күргәзмәдә бирелгән.
Быел өлкәннәр көнен Чирмешәндә зур бәйрәм ясап билгеләп үтмәкчеләр. Ул сентябрь азагында булачак. Ә октябрьдә, һөнәри бәйрәмнәренә туры китереп, укытучыларны хөрмәтләргә, бүләкләргә җыеналар. Бу тантаналарны үткәрүдә оешмалар да ярдәм күрсәтәчәк.
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район хәбәрләре

2
X