Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 18 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 18 сентябрь 2013 - 09:13
      Чирмешән районы хәбәрләре
      Киләсе атнада, 24 сентябрьдә район мәдәният йортында иман кичәсе үткәрелә. Монда үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән килгән дин әһелләре чыгыш ясаячак. Кичә 18 сәгатьтә башлана. Чирмешән мәчетенең янкормасына пластик тәрәзәләр һәм тышкы ишек урнаштырылды. 13 тәрәзә һәм ишек 100 мең сумга төшкән. Район үзәгенең иң зур...
      2229
      0
      0
    • 18 сентябрь 2013 - 09:05
      Бәркәтәдә чәчмиләр дә, сөрмиләр дә
      "Чирмешән - АГРО" җәмгыятендә, һава торышына җайлашып, көне-төне чөгендер алалар. Бу көннәрдә шикәр чималын Зәйдәге заводка озатуга да керешкәннәр. Җәмгыятьтә 280 гектардан уңышны казып та алганнар (барлык мәйдан 700 гектар). Чөгендер яхшы үскән, эре. Кагатларда 8 мең тонналап уңыш бар. Башка хуҗалыкларда чөгендер участокларында техника күренми әле. Пландагы 9614 урынына...
      247
      0
      0
    • 18 сентябрь 2013 - 09:02
      Котельныйлар әзер
      Кагыйдә буенча, ягу сезоны урамда уртача һава температурасы биш көн рәттән плюс 8 градус һәм аннан да түбәнрәк булган очракта башлана. Аерым йортларда һәм квартираларда яшәүчеләр мичләрне һәм ике контурлы казаннарны кабыза башладылар да. Район үзәгендәге оешмаларның күбесенә җылылык котельныйлардан килә. Әйтик, Дзержинский урамындагы үзәк котельныйга 14 объект тоташкан. -...
      258
      0
      0
    • 18 сентябрь 2013 - 06:31
      Казлар өлгерде
      Узган атнада Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә тере мал - бозаулар сатучылар күп иде. Инде суярлык үгез бозауга - 35 мең, кечерәкләренә 16-25 мең сум сорадылар. Берәү бер-берсен 1 мең сумга тере казлар сата. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре, кием-салым да тәкъдим иттеләр. Бу юлы сатучылар азрак килде шикелле.
      453
      0
      0
    • 18 сентябрь 2013 - 06:16
      Яхшы юллардан йөрисе килә
      Яңа Элмәле авылы уртасыннан Сөлчә елгасы ага. Шушы 300 метр озынлыктагы чокыр артында яшәүчеләр инде ничә еллар юлсызлыктан интегә. Язгы, көзге пычракларда моннан техника белән дә, җәяү дә узып булмый. Ә бит балаларга укырга, олыларга һәм инвалидларга һичюгы, кибеткә ипи, азык-төлек алырга барырга кирәк. Андый-мондый хәл булса, бирегә янгын сүндерүчеләр...
      271
      0
      0