Чирмешән районы хәбәрләре
"Мәнди" суы чәйгә тәмле
Урманасты Үтәмештә урамдагы колонкалардан су килсә дә, авылның олы буыны "Мәнди" чишмәсе суын үз итә төшә. Күптән түгел мәдәният йорты һәм ФАП хезмәткәрләре, укытучылар, өмә ясап, авыл үзәгендәге шушы изге урынның тирә-ягын ялт иттереп куйган. Алар чишмәнең "өен", басмаларын, утыргычларын буяп яңартканнар. Монда утыртылган чәчәкләр дә...