Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән мордвалары милли киемнәрен Казанда күрсәтеп кайтты

Безнең районның мордва халкын, аның милли киемнәрен белүчеләр арткан. Якташларыбыз үзләре хакында Казанда сөйләп, киемнәрен күрсәтеп, мастер-класслар оештырып кайтты.

Башкалабызда Милли киемнәр көненә багышланган "Мәдәниятләр мозаикасы” җиденче республика этноконфессиональ фестивале узды. Камал театры каршындагы мәйданда халык сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, «Этномаркет» күргәзмә-ярминкәсе, Татарстанның традицион конфессияләре, милләтләре мәйданчыклары эшләгән. ТР Халыклар дуслыгы йорты чакыруы буенча анда безнең район вәкилләре дә – мордвалар (эрзялар)  катнашты.  

-Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йорты директоры  Наталья Семкичева  үз мәйданчыгыбызда туган авылы һәм мәктәп тарихы хакында сөйләде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Наталья Султанова "Эрзя курчагы-талисман” ясау серләрен аңлатса, Чирмешән мәктәпләре укытучылары Наталья Юрина һәм Татьяна Гришанина мордва сувенирларын буяп күрсәттеләр, - ди үзе дә кунакларга мордва халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре, кием-салым элементлары хакында сөйләгән “Орион” яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова.

Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баюын ныгыту, күп милләтле мәдәниятне, шул исәптән милли костюмнарны саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатларында уздырыла.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 174 милләт халкы яши.

фото: Ирина Суворова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев