Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән автоинспекторының җырлавын Президент та тыңлаган

Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүровны Казанда алкышладылар. Якташыбыз ДАИ - ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгы уңаеннан үткән бәйрәм концертында чыгыш ясап кайтты. -Салаватның "Җиләкле җәй"ен һәм дуэт белән "Өнсә авылы көе"н җырладым. Дөрес, "Корстон"ның 600 кешелек зур тамаша залында чыгыш ясар өчен алдан нык әзерләнергә...

Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүровны Казанда алкышладылар. Якташыбыз ДАИ - ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгы уңаеннан үткән бәйрәм концертында чыгыш ясап кайтты.

-Салаватның "Җиләкле җәй"ен һәм дуэт белән "Өнсә авылы көе"н җырладым. Дөрес, "Корстон"ның 600 кешелек зур тамаша залында чыгыш ясар өчен алдан нык әзерләнергә туры килде. Яшермим, бик дулкынландым, - ди якташыбыз.
Казандагы бәйрәм концертына яктан артистлар дәшмәгәннәр. Сәхнәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре генә биеп җырлаган. Һәвәскәрләр, нигездә, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән булса, районнардан безнең Рәмис кенә чыгыш ясаган. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы автоинспектор Казан сәхнәсендә