Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бу көннәрдә Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына бүләкләр күп килде

Районыбызның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне, яннарына барып, Өлкәннәр көне белән котлады һәм азык-төлек пакетлары өләште.

 

Минсәгыйть Закир улы, башка еллардагы кебек, быел да биредә яшәүче 60 өлкән кешенең берсен дә күчтәнәчсез калдырмады. Якташыбыз өлкәннәрнең хәлләрен белеп, дөнья хәлләре турында сөйләшеп алырга да вакыт тапты.

-Мин инде үзем дә яшь түгел, зур булмаса да, күчтәнәчләр биреп, сезне шатландыру миңа бик рәхәт, - диде ул әңгәмә барышында. - Ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать итегез, кулдан килгән кадәр булышырмын.

Өлкәннәр дә үз чиратында игелекле иганәчегә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, изге теләкләрен юлладылар.

Өлкәннәр декадасы кысаларында йорт-интернатка иганәчеләр еш килгән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, мәсьәлән, биредә яшәүчеләргә чәй табыны оештырган һәм бүләккә азык-төлек пакетлары тапшырган.  Әби-бабайлар “Шешмаойл” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Тәхаутдинов биргән күчтәнәчләргә дә бик шатланганнар, аның тарафыннан көйләнгән табында да сыйланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев