Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәнең хат ташучысы менә дигән

Бәркәтә элемтә бүлекчәсеннән бервакытта да кеше өзелми. Кайчан гына кермә, Әлфия белән Ирина һәрберсен ачык йөз белән каршы алалар, сөйләшәләр, ярдәм итәләр. Хат ташучы хезмәте элек-электән авыл халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле булды. Тышта кармы-яңгырмы, ул юлда, авылдашларына газета-журналлар, хатлар таратырга ашыга. Юкса, хезмәтенә дә бик күп түләмиләр, эшен...

Бәркәтә элемтә бүлекчәсеннән бервакытта да кеше өзелми. Кайчан гына кермә, Әлфия белән Ирина һәрберсен ачык йөз белән каршы алалар, сөйләшәләр, ярдәм итәләр.

Хат ташучы хезмәте элек-электән авыл халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле булды. Тышта кармы-яңгырмы, ул юлда, авылдашларына газета-журналлар, хатлар таратырга ашыга. Юкса, хезмәтенә дә бик күп түләмиләр, эшен дә җиңел дип әйтеп булмый. Ә менә сине елмаеп каршы алсалар, рәхмәт әйтеп озатсалар, шуңа күңеле була. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә хат ташучының килүе зур бер бәйрәмгә тиң.
Газета-журналлар, пенсияләр, субсидияләр тарату, айлык түләүләрне кабул итү һәм элемтә бүлекчәсеннән товарлар сату белән беррәттән, һәр йортка кереп вакытлы матбугатка яздыру да аның вазифасына керә. Безнең хат ташучыбыз Ирина Васильевна Мортазина Туймәттә яши. Эшен бик яратып, җаваплы башкара. Күптән түгел генә эшли башласа да, бәркәтәлеләр Иринаны яратып өлгерделәр. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр аңа гел рәхмәт әйтәләр. Уңышлар сиңа, Ирина!
Миләүшә Мусина,
Бәркәтә авыл җирлеге
башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә почта Хат ташучы.