Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Безнең Чирмешән” газетасы корректоры чуртан эләктерергә хыяллана

Узган ялдан соң, беркөн иртән хезмәттәшебезнең балык тотканда төшкән фотоларын күреп исебез китте. Аның сабыр, тырыш корректор икәнен яхшы беләбез, әмма Машабыз – азартлы балыкчы?! Монысы безнең өчен ачыш булды.

Телефонындагы фотосурәтләрдә кышын ул боз өстендә кармак белән балык тотып утыра, “трофейлары” да шактый бугай. Киптерелгән балыклар тезмәсен тотканы Мариянең әтисе Сергей булып чыкты. Кызыклы шөгыльгә төп “котыртучы” да ул икән ләбаса.

-Безнең әти бик хирыс балыкчы. Кайларда гына кармак салмый, Кама елгасына, Чистайларга кадәр бара, - ди тумышы белән күрше Шентала районының Туарма авылыннан булган хезмәттәшебез.

-Сезне дә ул өйрәтте инде?

-Кечкенәдән үк, сеңелем белән: “Безне дә үзең белән алып бар!” - дип аның теңкәсенә  тия идек. Алмады, үзебез генә барып карыйбыз – буш кайтабыз. Ниһаять, әти безне дә үзе белән ияртә башлады. Балыкчылык нечкәлекләренә акрынлап төшенәбез.

Мария Сергеевна безнең редакциядә әле өченче ел гына эшли. Корректор булып урнашты: рус телендәге газетада хәреф хаталарын, өтер, нокталар куелышын тикшерә, чагыштыра, текстлар җыя, кыскасы, “күз бетерә торган” эше җитәрлек. Татар телен дә яратып өйрәнә, яхшы ук “сукалый“ башлады. Алар, ире  Андрей белән, берничә ел Әлмәт шәһәрендә яшәп караганнан соң, Чирмешәндә йорт сатып алып шунда төпләнделәр. Дүрт яшьлек кызлары бар. “Безгә авыл тормышы ошый,” – ди яшь гаилә.

-Янә балык темасын кузгатыйк әле, Маша, аны кайчан тоту кызыграк: кышынмы, җәенме?

-Кемгә ничектер, миңа кышын ошый. Җәен яр буеннан гына тотып утырасың, эчкәрәк үтеп булмый, көймә белән керсәң генә. Ә кышын буаның, елганың теләсә кайсы урынында, күңелең кайда тели, шунда бәке тиш тә утыр. Кышын балык  күбрәк тә эләгә.

-Хәзер нинди балык тотасыз?

-Алабуга (окунь). Минем чуртан (щука) эләктерәсем килә. Тик аны каптыруның нечкәлекләре бар, болай гына тота алмыйсың, ничек кирәген без белмибез, әнә әти тота.

-Бу фотоңда син бик “крутой” балыкчы?!

-Монысында әти белән Аксубай районындагы бер буага бардык, иртәнге җидедә анда идек. Өчәү бардык  - әти, мин, сеңелем.  6 нчы сыйныфта укучы сеңелем миннән остарак, балыкчылык серләрен яхшы ук чамалый. Төш вакытына өчәү 10 кило сыешлы капчыкны тутырдык. 15-20 сантиметр зурлыктагы алабугалар.

-Яхшы чирткән инде алайса?

-О-о, искиткеч, кармагыңны салып кына өлгер, бер-бер артлы эләгә дә эләгә. Үткән ялларда көне дә яхшы иде, җилсез, матур. Гел алай булмый инде: кайвакыт буш кул белән кайтырга да туры килә.

-Димәк, эшеңдәге кебек,  балык тотуда да сабырлык, түземлелек кирәк.

-Балыкка бару - балык тоту гына түгел, ул - үзенә күрә  бер ял. Һава сулап, табигать күреп кайтасың, гаиләң белән аралашасың – бу зур бәхет. Тырышсаң, өйдә дә, эштә дә, балыкка да өлгереп була, - ди  хезмәттәшебез.

Менә шундый булдыклы кызлар эшли редакциябездә. Ә Маша тотып, киптерелгән алабуганы без дә авыз иттек.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев