Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Авылдашлар ярдәм итә

Урманасты Үтәмеш авылында бәйрәм чаралары гел оешкан төстә уза. Билгеле, аларны тиешле дәрәҗәдә оештыру, яхшы бүләкләр алу, техник җайланмалар булдыру өчен акча кирәк. Бу эштә, рәхмәт, үтәмешлеләргә иганәчеләр - якташлары ярдәм итә. -Казанда яшәүче авылдашыбыз Хәбир Хәсәнов иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, - ди авыл мәдәният йорты мөдире Фиалка...

Урманасты Үтәмеш авылында бәйрәм чаралары гел оешкан төстә уза. Билгеле, аларны тиешле дәрәҗәдә оештыру, яхшы бүләкләр алу, техник җайланмалар булдыру өчен акча кирәк. Бу эштә, рәхмәт, үтәмешлеләргә иганәчеләр - якташлары ярдәм итә.

-Казанда яшәүче авылдашыбыз Хәбир Хәсәнов иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, - ди авыл мәдәният йорты мөдире Фиалка Носкова. - Ул ел саен авылда Сабантуй оештыруга шактый зур өлеш кертә. Капиталь ремонттан соң яңа төс алган мәдәният йортына теннис өстәле алып бирде. Әлмәттә гомер итүче тагын бер якташыбыз - Ягъфәр Минхәеров электр генераторы бүләк итте. Яңа ел бәйрәменә якташларыбыз Фирдәүс Галиева һәм Хәмит Хәсәнов ел саен балалар өчен күчтәнәчләр - азык-төлек пакетлары әзерлиләр. Шулай ук Рәфкать Камалетдинов, Фәһим Дәүләтшин, Роза һәм Илдар Бәдретдиновлар, Мансур Бәдретдинов, Зөлфирә Ваһапова кебек иганәчеләребезнең дә матди ярдәмен тоябыз, аларның авыл халкына булышу йөзеннән, каршы килгәннәре юк.
Форсаттан файдаланып, аларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш авыл тормышы