Әмирдән Әлфия Нургатина берничә чиләк сырганак җыйган
Безнең якташлар

Әмирдән Әлфия Нургатина берничә чиләк сырганак җыйган

Әмир авылыннан Әлфия Нургатина кышкылыкка берничә чиләк сырганак җимеше (облепиха) җыйган.

-Аны әни һәм туганнарым белән күрше Яңа Чишмә районыннан җыеп кайттык. Кайнатмасын ясадым, балга кушып куйдым. Сәламәтлек өчен яхшы, иммунитетны ныгыта, диделәр, - ди Әлфия Госман кызы.

 Якташыбыз кышкылыкка гөлҗимеш яки аю камырын (шиповник), кара бөрлегәнне дә (ежевика) күп итеп җыя. Әлбәттә инде, аларны чамасын белеп, табиб белән киңәшеп кулланырга кирәктер.

 


Нет комментариев