Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Зур Чирмешән елгасы аша төзелүче күперне быел җәй кулланышка тапшырырга ниятлиләр

Күпер төзелешенең планлаганның якынча 60 процент өлешендә эшне төгәллләгәннәр дә.

- Хәзер өченче һәм дүртенче пролетлар арасына балкалар урнаштырабыз. Тагын ике пролетка 16 балка куясы калды. 24сен инде урнаштырдык. Аскуймалар - балкалар 24 һәм 28 метр озынлыкта. Берсенең авырлыгы якынча 40-50 тонна, - ди “Мостовик” җәмгыятенең төзелеш участогы мастеры Денис Вержаков.

Район үзәгендәге әлеге күпер төзелешендә көн саен уртача 25 төзүче хезмәт куя, шул исәптән экскаватор, бульдозер, кран кебек махсус техникада эшләүче белгечләр дә. Осталар хәтта ял көннәрендә дә туктап тормыйлар.

- Һава шартлары әлегә яхшы, эшләргә комачауламый. Бик нык суыклар, 40-45 градус салкыннарда гына берничә көнгә туктап тордык. Ул арада бары тик вак-төяк ремонт эшләрен генә башкардык. Гомумән, хәзер барысы да план буенча бара, - диде мастер.

Төзүчеләр, аерым кыенлыклар килеп чыкмаса, күпердәге эшләрне җәйгә төгәлләргә дә ниятлиләр.

- Күпчелек эшләр һава шартларыннан да тора. Әйтик, язгы су ташу башлангач аскы якта эшләп булмаячак. Ул вакытта күпернең өске өлешенә күчәбез: юл өслеген, кырыйларын ясау, күпер култыксалары (перила) кую күздә тотыла, - диде “Мостовик” җәмгыятенең тезелеш участогы начальнигы Сергей Харин.

 

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев