Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Үзәк чыршыны бизиләр

Муниципаль район Советы каршындагы мәйданга чыршы бастырдылар. Чама белән 65 яшьлек, биеклеге 14 метрга җитүче агачны Элмәле урманыннан, "Кояшлы" ял лагеры тирәсеннән алып кайттылар. Монда инде мәйданчыкны бизи дә башлаганнар. Кар сыннарын (Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай һәм елан) ясап та куйганнар. Янгынга каршы часть, 1нче Чирмешән мәктәбе, өлкәннәр...

Муниципаль район Советы каршындагы мәйданга чыршы бастырдылар. Чама белән 65 яшьлек, биеклеге 14 метрга җитүче агачны Элмәле урманыннан, "Кояшлы" ял лагеры тирәсеннән алып кайттылар.


Монда инде мәйданчыкны бизи дә башлаганнар. Кар сыннарын (Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай һәм елан) ясап та куйганнар.

Янгынга каршы часть, 1нче Чирмешән мәктәбе, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, физкультура - савыктыру комплексы, боз спорт сарае һәм башка кайбер оешмалар яңа ел утларын кабыздылар да. Башкаларга да үз территорияләрен, чыршылар бизәү эшләрен бу атна азагына төгәлләү бурычы куелды.

Үзәк чыршыны исә 27 декабрьдә кабызачаклар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев