Үзәк чыршыны бизиләр
Муниципаль район Советы каршындагы мәйданга чыршы бастырдылар. Чама белән 65 яшьлек, биеклеге 14 метрга җитүче агачны Элмәле урманыннан, "Кояшлы" ял лагеры тирәсеннән алып кайттылар.
Монда инде мәйданчыкны бизи дә башлаганнар. Кар сыннарын (Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай һәм елан) ясап та куйганнар.
Янгынга каршы часть, 1нче Чирмешән мәктәбе, өлкәннәр...