Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка ветеранына кунаклар килгән

Түбән Кармалка авылында яшәүче Валентина Мордвинова февраль аенда 90 яшьлеген билгеләп үтте. Валентина Григорьевна ишле гаиләдә беренче бала була, аңардан кала тагын биш туганы дөньяга килә. 11 яшеннән, ачтан үлмәс өчен, ризык хакына эшли башлый, күршеләренә бакча җире казып йөри. Бөек Ватан сугышы вакытында 14 яшьлек кыз Шентала урманнарында урман...

Түбән Кармалка авылында яшәүче Валентина Мордвинова февраль аенда 90 яшьлеген билгеләп үтте.


Валентина Григорьевна ишле гаиләдә беренче бала була, аңардан кала тагын биш туганы дөньяга килә. 11 яшеннән, ачтан үлмәс өчен, ризык хакына эшли башлый, күршеләренә бакча җире казып йөри. Бөек Ватан сугышы вакытында 14 яшьлек кыз Шентала урманнарында урман әзерләүдә хезмәт куя.

1950нче елның 10 февралендә ул авылдашы, сугыш ветераны Александр Григорьевич Мордвиновка, быел аңа 92 яшь тула, тормышка чыга. Быел аларның бергә гомер итүләренә 68 ел тулган.

Мордвиновлар биш бала тәрбияләп үстерәләр, гомер буе колхозда эшлиләр. Александр Григорьевич бригадир була, Валентина Григорьевна бозаулар карый.

-Аллага шөкер, безнең бүген әти дә, әни дә исәннәр. Бу бик зур бәхет. Без бик дус, тату гаиләдә үстек. Әти-әни хәзер дә моңаерга яратмыйлар, җырлап яшиләр, - диләр Мордвиновларның балалары.

Александр Григорьевич дәүләт прораммасы нигезендә шәһәрдә квартира алган, аның күзләре начар күрә башлагач, балалары аларны шәһәргә алып киткән булганнар. Әмма, нык сагынгач, анда озак тормаганнар. Хәзер алар туган авылларында яшиләр, бер кызлары әти-әнисен карарга дип, алар янына күчеп кайткан.

Башка балалары, 17 оныклары һәм 15 оныкчыклары әлеге йортта еш кунак булалар.

Юбиляр Валентина Григорьевнаны туган көне белән котлап, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined килгән ветеранына Югары Кармалка кунаклар