Югары Кармалка кешесе трактор куып киткән
01 Узган атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәде. Янгын-коткару хезмәте белгечләренә 7 февральдә Югары Кармалкада булган юл-транспорт һәлакәтенә барырга туры килә, анда тракторчы зыян күргән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 24 хәбәр алынган, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Берсендә имгәнүче бар, калганнары -...
01 Узган атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәде. Янгын-коткару хезмәте белгечләренә 7 февральдә Югары Кармалкада булган юл-транспорт һәлакәтенә барырга туры килә, анда тракторчы зыян күргән.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 24 хәбәр алынган, 3 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Берсендә имгәнүче бар, калганнары - матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 административ беркетмә төзегәннәр.
"ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыяте фермасы территориясеннән МТЗ-82 тракторын куып киткән өчен, Югары Кармалка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.
Танышының кесә телефонын урлаган Бәркәтә кешесе дә үз гамәлләре өчен закон каршында җавап бирәчәк.
Берәүләр Лашман авылында ремонтланучы күпер тирәсенә тотылган 12 метр озынлыктагы, 1,5 метр биеклектәге пластмасса челтәргә кызыккан.
Билгесез кешеләр Чирмешәндәге бер хуҗалыктан бодай, ике тавык урлаганнар. Тикшерү бара.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, күпчелек чакыртулар йөрәк-кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. 3 кеше көнкүрештә имгәнү алган, 4 кеше ОРВИ белән авырган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 43 заявка үтәгәннәр.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев