Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чегодайда берара яктырткычлар кабынмаган

Югары Чегодай авылының Сәйдәш урамының түбән оч ягында урам яктырткычлары эшләми. Чүп-чарны капчыкларда җыя башлагач бик җайлы булды, тик кайбер атналарда, кыш көннәрендә, аларны алып китмәделәр. Бу эшне җайга салсалар иде. Югары Чегодай авылы, Сәйдәш урамы халкы. Редакциягә шундый хат кергәч без Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловка мөрәҗәгать...

Югары Чегодай авылының Сәйдәш урамының түбән оч ягында урам яктырткычлары эшләми. Чүп-чарны капчыкларда җыя башлагач бик җайлы булды, тик кайбер атналарда, кыш көннәрендә, аларны алып китмәделәр. Бу эшне җайга салсалар иде.

Югары Чегодай авылы,

Сәйдәш урамы халкы.

Редакциягә шундый хат кергәч без Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловка мөрәҗәгать иттек, ул бу хәлгә түбәндәгечә аңлатма бирде:

"Әйе, Сәйдәш урамында берничә көн урам яктырткычлары янмаган. Моның сәбәбен тиз белеп, проблеманы хәл иттек. Алар авыл аша үтүче трассадагы яктырткычның уты релега төшү сәбәпле, кабынмаган икән. Югары Чегодайда барлыгы 47 урам яктырткычы куйдырдык, аның 15сен әле быел гына урнаштырдык, чыгымнарын үзсалым акчаларына өстәмә кайткач түләргә килештек. Ә көнкүреш калдыкларын җыюга кагылышлы проблемага килгәндә, кышкы бураннарда берничә атна кайбер урамнарга юлны чүп җыючылар керерлек итеп ача алмадык, ул көннәрдә бу урамнарның чүп капчыкларын алмадылар. Хәзер бар да тәртиптә, каты көнкүреш калдыклары график буенча җыела."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined