Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Юбилей уңаеннан бүләкләр

Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә 20 райондашыбыз - сугышчы-интернационалист юбилей түштамгасы иясе булды. Әфганстанда һәм Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән Рамил Сәгыйров, Александр Борисов, Әхәт Габдуллин, Юрий Ивлев, Ринат Мөхиббуллин, Николай Семаев, Константин Терентьев, Александр Чирков, Фаик Шәйдуллин, Вил Дәүләтшин, Әсхәт Хөсәенов, Расих...

Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә 20 райондашыбыз - сугышчы-интернационалист юбилей түштамгасы иясе булды.


Әфганстанда һәм Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән Рамил Сәгыйров, Александр Борисов, Әхәт Габдуллин, Юрий Ивлев, Ринат Мөхиббуллин, Николай Семаев, Константин Терентьев, Александр Чирков, Фаик Шәйдуллин, Вил Дәүләтшин, Әсхәт Хөсәенов, Расих Җәләев, Илдар Моисеев, Дмитрий Дорофеев, Әгъдәс Җиһаншин, Николай Микушов, Ринат Фәхриев, Михаил Семайкин, Фәнил Мусин, Сергей Герасимовларга әлеге бүләкләр Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флотының 95 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада тапшырылды.

Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Илдар Ногманов, Фәргать Шакирҗанов, Илсур Җаббаровларны бәйрәмдә катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бәйрәм чарасы Базарлы Матактан килгән артистлар - "От Афгана до Чечни" төркеме концерты белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең якташлар