Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшәүче авылы зираты яктырып китте

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы Яшәүче авылы зиратында быел инде дүртенче тапкыр өмә оештырып, анда үскән карт агачларны һәм куакларны кистеләр. Бу эш өчен куәтле техниканы Әлмәт шәһәреннән үк чакыртканнар. Өмәгә авылда яшәүче ир-атлар җыелган. Читтә яшәүче авылдашлары да катнашса, эш тизрәк барыр иде, билгеле. -Киләчәктә каберлектә агачлар утыртмаска, бары чәчәкләр генә...

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Яшәүче авылы зиратында быел инде дүртенче тапкыр өмә оештырып, анда үскән карт агачларны һәм куакларны кистеләр. Бу эш өчен куәтле техниканы Әлмәт шәһәреннән үк чакыртканнар. Өмәгә авылда яшәүче ир-атлар җыелган. Читтә яшәүче авылдашлары да катнашса, эш тизрәк барыр иде, билгеле.

-Киләчәктә каберлектә агачлар утыртмаска, бары чәчәкләр генә чәчәргә, мәетләрне дә рәт-рәт ясап күмәргә килештек, - ди бу эшләрне оештырып йөрүче авыл мәчете имамы Фаил Мортазин. - Күп еллар элек куелган зират капкасын да алмаштырырга уйлап торам, заказ бирдем инде. Ә искесен элеккеге Саклык авылы зиратына урнаштырырга килештек.

Имам тәкъдиме белән иске чардуганнар, кабер ташлары яңаларга алмаштырылган. Оештыручы гына кирәк шул.

Безнең сайтта укыгыз:

"ПОЕЗД БӘРГӘННӘН СОҢ АНЫҢ НИЧЕК ОЧЫП КИТҮЕН ҮЗ КҮЗЛӘРЕМ БЕЛӘН КҮРДЕМ"...

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең районда яктырып китте Яшәүче авылы зиратында сукмакка