Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Котыш яши әле

Кем әйтмешли, курорт менә кайда ул: саф һава, иркен болынлык, елга, кое суы. Газ кергән, телефон эшли, электр уты яна. Мал, кош-корт асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, рәхәтләнеп яшә дә...

-Күңелсезрәк шул. Ярый әле телевизор бар, - ди Яңа Котышта туган, гомере буе шунда яшәгән Татьяна Христоферова.

Петр Титов та хатыны белән килешеп куйды: -Җәйге вакытта яхшы инде, әмма кышын авыр: юл өзелә,хәрәкәт туктала. Петр читтән килгән кеше, Круглое Поленыкы. Чирмешәндә, Яңа Элмәледә туганнары да бар икән. Татьяна белән дә алар таныштырган. Инде алты ел Яңа Котышта яши.

Бу айда 50 яшен тутырачак Татьяна юбилеена кунаклар да килер дип хыяллана, өстәл көйләми булмаслар. Кызы гаиләле, Чирмешәндә тора, улы янәшәдә генә – Иске Котышта, гаиләсе бар. Әле бүген дә монда Николай, малларына үлән чабарга килгән. Чапкычы, машинасы да бар. Күпләп мал асрарга исәбе. Әлегә нык зураеп китә алмыйлар, эшне абзар төзүдән башлаганнар, субсидия дә алганнар.

-Малсыз җиткереп, җитеш яшәп булмый, - ди Чирмешәндә янгын сүндерү частенда эшләүче якташыбыз.

Урамнарын чүп баскан, йортлары кыйшайган, коймалары ауган Яңа Котышта бер генә – Христоферовлар гаиләсендә генә ут яна, калганнары буш, ташландык. Кайсының хуҗалары исән түгел, кайсылары каядыр күченеп киткәннәр, монда күренмиләр дә.

Элек Татьяна дуңгызчылык фермасында эшләгән, бүген Чирмешәндәге бер кибеттә җыештыра, анда график буенча бара.

Бигүк яңа булмаса да, әлегә “тере” бу йорт янәшәсендә тавыклар, чебешләр чирәм чемченә, дуңгызлар көрәя. Иркенлек бит, кемгәдер, нәрсәгәдер зыян салырлар дип куркасы түгел. Алай да кичә генә Иске Котыштан алып кайткан кәҗәләре, аңа да ялгызлык ошамый күрәсең, каядыр чыгып ычкынган, иртүк шуны эзләп йөрүләре иде.

Бу гаилә көннәрен эш белән уздыра. Елга ягындагы зур участокта бәрәңге, суган, кәбестә, кабак та үстерәләр. Дымлырак җир булгач, артык су сибәргә кирәкми, коры елны да мул уңыш җыялар. Бар да җайлы, әмма Татьяна әйтүенчә, башкалардан аерым яшәү барыбер күңелсез.

Киләчәктә ничек булыр, кем белгән, тик Яңа Котышның күпме яшәячәге аларга бәйле...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев